Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 апрель 2022, 15:06

Җиңел табыш юньлегә илтми

Күптән түгел Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының тикшерү органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Илшат Садыйков: алданмагыз, уяу булыгыз!
Илшат Садыйков: алданмагыз, уяу булыгыз!

Бүгенге көндә Чишмә районы буенча тикшерү бүлегендә тугыз хезмәткәр эшли, шуларның бишесе – тикшерүчеләр, ике өлкән тикшерүче һәм начальник урынбасары.

– Сүз уңаеннан, бездә вакансияләр бар, эшкә урнашырга теләүчеләр өчен мөһим шартларның берсе – югары юридик белемгә ия булу. Безнең бүлек гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә, милеккә яки иҗтимагый әхлакка каршы җинаятьләрне тикшерә. Монда урлашулар, мошенниклык, акча үзләштерү яки туздыру, шулай ук Чишмә районы территориясендә наркотик матдәләр саклау һәм сату да керә, – дип билгеләп үтте тикшерү органы җитәкчесе Илшат Садыйков.

Чишмә районы буенча тикшерү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 елда тикшерү бүлеге тарафыннан 249 җинаять эше каралган, шуларның 88е район судына җибәрелгән.

– Без резонанс (иҗтимагый, сәяси һәм башка) җинаятьләрне тикшерү белән дә шөгыльләнәбез. Мәсәлән, юл хәрәкәте өлкәсендә дүрт кеше һәлак булган алты җинаять эше тикшерелде. Ике тапкыр 1 кг 500 грамм наркотик матдә сатуга чик куелды. Гаепләнүчеләр суд карары белән 11 һәм 15 елга иректән мәхрүм ителделәр. Шулай ук Уфада яшәүче ике кешегә карата җинаять эше ачылды, алар республика буенча, шулай ук Чишмә районында атлар урлап, итен сатып йөргәннәр. Хәзер бу эш район судында тикшерелә, – дип аңлатты Илшат Ришат улы.

Кызганычка каршы, хәзерге заманда мошенниклык аеруча киң таралган җинаять төре. Республика халкы, шулай ук чишмәлеләр валюта базарында яки акцияләр алуга бәйле уеннарда катнашып, еш кына бурычлы һәм кредитлы булып калалар. Шуңа күрә алданмаска, таныш булмаган кешеләр шалтыратса, аеруча уяу булырга кирәк. Узган елда банк карталарына бәйле җинаятьләр дә булды.

– Кешеләр бит карта югалтуларын шунда ук белмиләр, нәрсәдер сатып алу турында смс-хәбәр килгәч кенә ни булганын аңлап алалар.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр югалган картаны табучы 1000нән артык сумга әйбер сатып алса, аңа җинаять кылганы өчен җавап бирергә туры киләчәк. Чөнки бу очракта ул 158нче маддәнең 3нче бүлегендәге җинаятьне кылучы (банк картасын кулланып акча урлаучы) була. Шуңа күрә тагын бер кат уйлагыз, хөкем ителеп дәрәҗәгезне төшерәсегез киләме? Кагыйдә буларак, статистика буенча 70 процент очракта мондый җинаятькә 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бара, – дип сөйләде ул.

– Эчке эшләр министрлыгының тикшерү органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Карьера үсешенә һәм һөнәри казанышларга ирешүләрен, шәхси тормышларында уңышлар, иң мөһиме, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, – дип сүзен йомгаклады Илшат Садыйков.

Җиңел табыш юньлегә илтми
Җиңел табыш юньлегә илтми
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: