Башкортстан Республикасы прокуратурасы һәм күзәтчелек органнары белгечләре катнашлыгында азык-төлеккә бәяләр билгеләү өлкәсендә закон бозуны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлтелгән чаралар оештырылган, чөнки берничә оешманың, шул исәптән шикәр комы җитештерүче предприятиеләрнең шикәр комын китерүне туктатып торуы сәбәпле, продукциянең бәясе артуы һәм ясалма рәвештә дефицит булдыру турында мәгълүмат алынган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Монополиягә каршы федераль хезмәт складларда зур күләмдә шикәр комы запасы булуын, шул ук вакытта аның кибетләргә озатылмавын ачыклаган. «Telegram-канал» хезмәте хәбәр итүенчә, Воронежның Монопо-лиягә каршы федераль хезмәт идарәлеге тикшерүдән соң «Пятерочка» һәм «Магнит» ретейлерларына карата эш ачкан.
Монополиягә каршы федераль хезмәт 17 мартта җитештерүчеләр, сәүдә челтәрләре һәм арадашчыларны тикшерә башлады, дип хәбәр итә РосБизнесКонсалтинг. Намуссыз оешмалар кибетләргә шикәр комы китерүне тоткарлап ыгы-зыгы тудыра. «Русагро», «Продимекс», «ГК Доминант» җәмгыятьләрендә дә тикшерү башланган.