– Әгәр табылган әйбернең хуҗасы билгесез һәм кем булуын ачыклау мөмкин түгел икән, ул вакытта табылдыкны якындагы полиция бүлегенә тапшырырга кирәк. Бу очракта аны китергән кеше, кайда һәм кайчан табуы турында аңлатып, гариза яза. Арытаба аны табылган, тартып алынган, тапшырылган әйберләрне исәпкә алу журналында теркиләр һәм саклау өчен билгеләнгән махсус бүлмәгә урнаштыралар. Хуҗасын эзләүне полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән кеше бу әйберне тапкан урыннан башлыйбыз. Якындагы йортларда яшәүчеләрдән сорашабыз, шул тирәдә видеокамера булса, кем төшереп калдырганын карыйбыз, – ди А. Ганиев.
Тик шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кешеләр урамнан тапкан әйберне полициягә китерергә ашыкмый.
– Банк картасын табучылар булса, тизрәк акчасын туздырырга ашыгалар. Телефон тапсалар, ломбардка яки комиссионкага тапшыралар. Ә моның өчен җавап бирергә туры киләчәк, – ди ул.
Район халкы күп вакыт әйберләре югалу яки урлану сәбәпле мөрәҗәгать итә.
– Чишмә районы буенча полиция бүлегендә шуңа бәйле меңнән артык гариза бар. Шуңа күрә халыкка игътибарлырак булырга киңәш итәбез, – дип сүзен йомгаклады Айрат Ганиев.
Фото: https://pixabay.com/ru