Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 февраль 2022, 15:03

Азарт җүнлегә илтми

Районда яшәүче пенсионер хатын ике ай эчендә бер миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Азарт җүнлегә илтми
Азарт җүнлегә илтми

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә ачыклауларынча, бу афера 2021 елның декабреннән 2022 елның февраленә кадәр дәвам иткән.

Аның сүзләренә караганда, 6 декабрьдә ул интернеттагы бер платформада акча инвестицияләү, ягъни биржада уйнау турында реклама күрә. Гариза тутырганнан соң ике минуттан соң пенсионерның телефонына шалтыраталар. Уенны башлау өчен телефонга «QIWI Кошелек» һәм «Fliclix» кушымтасын куярга кушалар. Шуннан соң скайп аша нәрсә эшләргә кирәклеге һәм уен барышы турында тулы инструкция бирәләр. Пенсионер шул ук көнне мошенникка шәхси кабинеты аша логинын һәм паролен хәбәр итеп, «QIWI Кошелек» аша 11 мең сум акча сала. Ә 9 декабрьдә, салган акчаларының икеләтә артуын күргәч, уйлап та тормыйча тагын 30 мең сум акча күчерә. Декабрь азагына кадәр  акчалары бик тиз арта бара, тик алырга теләгәч, акчаны бик зур процент белән генә алырга мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Мошенниклар киңәше буенча ул көтәргә була. Аннары, акчаларны алу өчен ул тагын 100 мең сум акча күчерә. Шуннан соң мошенниклар, доллар курсы арта дип, исәпкә тагын бер кат акча салырга тәкъдим итәләр. Пенсионер хатын, «Саклык банкы»нда кредит картасы алырга да өлгермичә,  «Тинькофф банкы»нда ачылган картага 235 мең сум акча җибәрә. Шулай ук бу банкта 700 мең сумлык кредит картасы һәм кулланучылар кредиты да ала. Аннары барлык алган акчаларны шунда ук мошенниклар исәбенә күчерә.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча (зур күләмдә мошенниклык) җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү бара.

Азарт җүнлегә илтми
Азарт җүнлегә илтми
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: