Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 ноябрь 2021, 14:30

Сак булыгыз: телефон аша мошенниклар һөҗүм итә

Алдаркараклар кулга акча төшерү өчен яңа хәйләләр һәм ысуллар уйлап таба тора, банк картасыннан акча урлауга бәйле җинаять очраклары елдан-ел артканнан арта. Күптән түгел Чишмәдә яшәүче гәзит укучыбыз шул турыда менә нәрсәләр сөйләде.

Сак булыгыз: телефон аша мошенниклар һөҗүм итә
Сак булыгыз: телефон аша мошенниклар һөҗүм итә

– Мошенникларның ничек эш итүен белә идем, бу турыда укыганым да булды, әмма алар кармагына эләгермен дип уйламадым. Бу хәл минем белән булмас, дияргә ярамый, барыбыз да тере кешеләр бит. Ул көнне эшкә чумып утырганда телефон шалтырады, тагын кредит яки башка берәр нәрсә тәкъдим итәләрдер, дигән уй үтте.

+7-495-867-00-04 номерыннан шалтыраттылар, бер егет Саклык банкының Мәскәүдәге үзәк офисы хезмәткәремен, дип үзе белән таныштырды. Банк картасы номерын да, пин-кодларны да сорамады.

– Безгә шундый мәгълүмат килде, кемдер сезнең исемнән башка банктан 345000 сум күләмендә кредит алу өчен заявка биргән. Моны сез эшләдегезме? – дип сорау бирде ул.

Әлбәттә, «Юк» дип җавап бирдем. Минем банк картасы турындагы мәгълүматларны кайдан алырга ихтимал булуга бәйле тагын берничә сорау бирелде. Ә мин күптән түгел интернет-кибет аша акча түләгән идем, шуны әйттем. Шуннан соң «банк хезмәткәре» минем исемнән кредит алу өчен бирелгән беренче гаризаны банк хупламасын, акча бирүдән баш тартсын өчен ашыгырга кирәк, шул рәвешле акча мошенникларга китмәячәк, дип аңлатты. Һәм миңа уйларга да вакыт бирмичә: «Сезнең кредит түлисегез килмидер бит? Хәзер алар акча алачак, ә сезгә түләргә туры киләчәк. Тагын бер кредит алу өчен тиз арада гариза язарга кирәк, чөнки банк аны 15 минут эчендә карый», дип куркыта ук башлады.

Әңгәмә «Whatsapp»ка күчте, моны телефоннан шалтырату вакытының чикле булуы белән аңлатты. Ул кушкан барлык шартларны үтәгәч, кредит заявкасын «кире кактылар». Банк минем гаризамны «караганчы» 15 минут та үтмәде, янәсе мин намуслы түләүче. Бер уңайдан мошенниклар өстеннән гариза язсын өчен, ул мине телефон аша «республиканың Тикшерү идарәлеге хезмәткәре» белән дә бәйләнешкә кертте. Ул шалтыраткан телефон номеры һәм хезмәткәрнең исем-фамилиясе, чыннан да, Тикшерү комитеты идарәлеге сайтында тәкъдим ителгән мәгълүматлар белән туры килде, хәтта телефон номеры да. Ә тагын да ул миңа бу хәл турында беркемгә дә әйтмәскә кушты, нәрсә генә булса да

«Саклык банкы» бүлеге хезмәткәренә мөрәҗәгать итмә, дип кисәтте (янәсе, кайбер мәгълүматларны мошенникларга алар биргән).

Кыскасы, хезмәттәшләрем безнең сөйләшүнең бер өлешен ишетеп калдылар һәм мин алар киңәше буенча «Саклык банкы» бүлегенә йөгердем. Бәхеткә каршы, вакытында килергә өлгердем, минем исемгә кредит алуга юл куймадым. Берничә көн элек бер кызның шул рәвешле мошенниклар кармагына эләгүе һәм хәзер кредит түләве ачыкланды. Хәзер, мошенник белән әңгәмәбезне искә алсам, аның алдашканын аңлыйм, тик ул чакта башым эш белән каткангамы, әллә телефон аша гипнозлау ысулы кулланылгангамы, ахмаклык эшләдем.

Гәзит укучыбызның сүзен раслап, мондый очраклар арта бара, дип әйтәсебез килә. Күптән түгел мошенниклар яман шеш белән авырган дүрт яшьлек баланы дәвалау өчен банк исәбенә җыелган акчаны урлаганнар. Ата-анасы аны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә миллионга якын акча җыйган булган. Тик баланың әнисенә «банк иминлеге хезмәте»ннән шалтыратып, кемдер сезнең исемнән кредит алырга уйлый дип, счетны тикшерү өчен код сораганнар. Ул «банк хезмәткәре» кушканнарны эшләү белән картадагы акчалары тиенгә кадәр юкка чыккан.

Шуны исегездә калдырыгыз: сезгә беркайчан да банктан шалтыратмаячаклар. Шалтыратучы булса, телефонны сүндереп куегыз. Ә инде сезгә кем шалтыратуын ачыклыйсыгыз килсә, якындагы банк бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Фото: https://pixabay.com/ru

Сак булыгыз: телефон аша мошенниклар һөҗүм итә
Сак булыгыз: телефон аша мошенниклар һөҗүм итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: