Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 ноябрь 2021, 16:16

Җәмәгать иминлеге сагында

10 ноябрьдә Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Евгений Казаков: безнең максат – кешеләргә ярдәм итү һәм иминлек саклау
Евгений Казаков: безнең максат – кешеләргә ярдәм итү һәм иминлек саклау

Югары һөнәрилек, батырлык һәм бурычка тугры калу – әлеге хезмәт ияләренә хас булган күркәм сыйфатлар. Район полициясенең дежур бүлегендә әледән-әле телефон шалтыравы ишетелә, биредә тәүлегенә 100гә якын шалтырату кабул ителә. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Эдуард Ялазюк сүзләренә караганда, участок полицейскийлары төрле хәлләр булган урыннарга баралар, әмма максат һәрвакыт бер – кешеләргә ярдәм итү һәм иминлек саклау.

Һөнәри бәйрәм – ул күңелле вакыйга гына түгел, ә полиция эшчәнлегенә нәтиҗә ясау вакыты да. Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 елның ун аенда кизү частена 9374 мөрәҗәгать килгән, 609 җинаять эше кузгатылган. Җинаятьләрне ачыклау 76,8% тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда терлек урлау очраклары шактый кимегән – 1 (-86%), Чишмә районының балигъ булмаган гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр саны – 3 (-50%). Кәрәзле телефоннар урлау (22), шулай ук җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр арту (127) күзәтелә. Полицейскийлар ун ай эчендә 56 икътисади һәм салым җинаятен, дәүләт хакимиятенә каршы 38 җинаять ачыклаган. Коррупция һәм террорчылык, наркотикларның законсыз әйләнеше, ялган алкоголь сату, пассажирлар ташу өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча кисәтү чаралары үткәрелә.

Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлеге сафларында йөздән артык кеше хезмәт итә, аларның уртача яше 30дан артмый. Күбесе Әфганстанда һәм Чечня Республикасында хәрби һәм хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне өчен дәүләт һәм ведомствоара бүләкләр алган кешеләр. Быел районнан тагын өч полиция хезмәткәре эш буенча командировкага барачак. Безнең хезмәткәрләр районның спорт тормышында да актив катнашалар.

Участок полицейские Хәмит Әюпов, полиция шоферлары Флүр Хәбибуллин һәм Рәзит Байбурин 20 елдан артык җәмәгать тәрти-бе сагында торалар.

– Гомерләрен гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, хокук тәртибен саклауга багышлаган барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан котлыйсым килә. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яклау сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм итүегезне, һөнәри уңышлар телим, – ди Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы Евгений Казаков.

Җәмәгать иминлеге сагында
Җәмәгать иминлеге сагында
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: