Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 ноябрь 2021, 16:23

Зур штраф яки иректән мәхрүм ителү

Анастасия Силенок, РФ Тикшерү комитетының БР буенча Чишмә бүлеге тикшерүчесе Сентябрьдә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча дежур частеннан Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәлегенең Чишмә районара тикшерү бүлегенә хакимият вәкиленә карата көч куллану турында хәбәр килде.

Зур штраф яки иректән мәхрүм ителү
Зур штраф яки иректән мәхрүм ителү

Әлеге факт буенча Чишмә авылында яшәүче кешегә карата Рәсәй Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаять эшен тикшерү барышында өлкән участок полицейскиеның хезмәттәше белән Чишмә авылында яшәүче низаг чыккан гаиләгә баруы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре гаилә башлыгының хокукка каршы гамәлләрен туктатуын таләп итә, ә ул каршылык күрсәтә һәм полиция хезмәткәрләренә йодрык белән ташлана. Җинаять эшен тикшерү барышында гаепләнүченең берничә тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыклана.

Әлеге вакытта җинаять эше буенча тикшерү тәмамланды, иргә РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче кисәгендә күздә тотылган җинаять кылуда, үз вазифасын башкарган хакимият вәкилләренә карата көч кулланып каршылык күрсәтүдә гаепләнде. Җинаять эше тикшерү һәм карар кабул итү өчен судка җибәрелде. Суд ирне гаепле дип таныса, аңа 200 мең сумга кадәр штраф яки 18 айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салыначак, яки 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яисә 6 айга кадәр кулга алыну, яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Зур штраф яки иректән мәхрүм ителү
Зур штраф яки иректән мәхрүм ителү
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: