Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 октябрь 2021, 10:05

Ялган сертификат өчен җинаять эше кузгатыла

Коронавирустан вакцина ясату турында ялган сертификат бирү табышлы, шул ук вакытта законсыз бизнес төренә әверелә.

Ялган сертификат өчен җинаять эше кузгатыла
Ялган сертификат өчен җинаять эше кузгатыла

Хокук саклау органнары ялган белешмәләрнең «авторларын» ачыклау буенча төрле чаралар үткәрә. Әйтик, вакцинация турында ялган сертификатлар, шулай ук прививка ясату ярамаганлыгы турында ялган белешмәләр һәм канда антитәнчекләр булуын тикшерү турында документ эшләп бирүчеләрне ачыклау өчен «сатып алулар» оештырылды.

Әлеге вакытта республикада гына да 41 җинаять эше кузгатылган. Закон бозучылар арасында 18дән 50 яшькә кадәрге кешеләр бар. Мәсәлән, кемдер бушлай косметология процедуралары күрсәткән өчен пациентының картасына вакцинация узуы турында ялган мәгълүмат кертергә риза булган. Октябрьский шәһәрендә шул рәвешле акча эшләргә теләгән ир дә тоткарланган – ул 36 ялган белешмә ясап өлгергән.

Шушы көннәрдә Рәсәй сәламәтлек сагы күзәтчелеге сайтында бер яңалык пәйда булды – Мәскәү өлкәсендә чираттагы мошенниклар төркеме ачыкланган, алар COVID-19га каршы вакцинация турында зур күләмдә – меңнән артык ялган сертификат сатарга өлгергән. Ике медицина хезмәткәре Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына гражданнарны вакцинацияләү турында ялган мәгълүмат керткән. Бушлай түгел, әлбәттә. Әлеге вакытта хокук саклау органнары шулай ук сертификат алган кешеләрне ачыклый. 

«Башинформ» җинаять эшләре буенча адвокат Айдар Хызыров белән әңгәмәләште, ул вакцинация турында ялган белешмәләр һәм сертификатлар сатып алу һәм сату белән бәйле барлык гамәлләр өчен җинаять эше кузгатыла, дип билгеләде. 

– Сатып алучыларга карата  ялган белешмәләрне сатып алган, саклаган, кулланган өчен РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсенең 3нче кисәге буенча бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Бу очракта сатып алучының ялган сертификат белән файдаланмавы да мөһим түгел, – дип билгеләп үтте юрист. 

19 октябрьдә, сишәмбе көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле рәвештә, югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Хәзер халык сәүдә үзәкләренә, фитнес-клубларга, спа-салоннарга һәм башка урыннарга кергәндә вакцина эшләтү турында сертификат яки авыру кичерү турында белешмә белән бергә паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтергә тиеш. Базарларга (авыл хуҗалыгы һәм махсус азык-төлек базарларыннан тыш) COVID-2019га каршы вакцина ясату турында сертификат яки алты ай элек коронавирус кичерү турында белешмә булганда гына керергә мөмкин булачак. 2021 елның 1 декабреннән шифаханә-курорт оешмаларына, профилакторийларга, пансионатларга һәм ял йортларына барганда да шундый ук документлар тапшырырга кирәк.

Ялган сертификат өчен җинаять эше кузгатыла
Ялган сертификат өчен җинаять эше кузгатыла
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: