Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 октябрь 2021, 16:09

Күчемсез милек – мошенниклар өчен майлы калҗа

Күчемсез милекне сату яки алу белән бәйле эшләр югары дәрәҗәдә хәвефле өлкә, чөнки мошенниклар корбаны булуың ихтимал.

Күчемсез милек – мошенниклар өчен майлы калҗа
Күчемсез милек – мошенниклар өчен майлы калҗа

Күчемсез милек сатып алу һәм милекне яки аңа хокукны бер хуҗадан икенчесенә тапшыру һәрвакыт бик мөһим мәсьәлә булганлыктан, күчемсез милек белән эш итүнең көнүзәк булуын аңлау зарур.

Редакция шул уңайдан еш килеп туган сорауларга Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлекнең әйдәп баручы белгече Насыйрова Гөлшат Әлфәт кызының җавап бирүен сорады.

– Фатир сатам, сатып алучы белән документларны тапшырдык. Хәзер ул акча түләү шартларын боза. Сатып алучы ризалыгыннан башка гына килешүне туктатып торып буламы һәм моны ничек эшли алам?

– Чыннан да, килешү төзү теләсә кайсы якның (сатучының яки сатып алучының) гаризасы буенча туктатылырга мөмкин. Икенче якның ризалыгы кирәк түгел. Гаризада килешүне туктатуның сәбәбе күрсәтелергә тиеш. Ул туктатып тору зарурлыгы булган срок (6 айдан да артык вакытка түгел) турында мәгълүматны да үз эченә алырга тиеш. Сәбәпләр бетерелмәгән очракта (акча түләнмәсә), килешү төзү ике якның да гаризасы буенча туктатыла ала. Еш кына сату-алу килешүендә тулы исәп-хисап ясау турында шарт булуына игътибар итегез, бу очракта дәүләт регистраторының килешүне туктату өчен  сәбәбе юк.

– Алыш-биреш ясау өчен документлар кабул итү сатыла торган фатирда барлык документларның да тәртиптә булуына гарантия булып торамы? Сатучы документларны теркәүгә тапшырганнан соң ук акча сораса, нәрсә эшләргә?

– Документларны теркәүгә тапшыру ул әле теркәү гамәлләрен башкару өчен җитәрлек нигез булып тормый. Теркәү өчен нигезләрнең җитәрлек булуы законга ярашлы, дәүләт регистраторы тарафыннан билгеләнә. Документларны кабул итү хокукларны дәүләт теркәвенә алуның беренче этабы гына булып тора, анда документлар бары тик формаль билгеләр буенча гына тикшерелә.

Сатучы белән сатып алучы арасында исәп-хисап ясау тәртибенә килгәндә, ул килешү төзүче яклар тарафыннан килешенергә һәм сату-алу килешүе текстында күрсәтелгән булырга тиеш. Кагыйдә буларак, фатирны (йортны) кабул итү-тапшыру акты сату-алу шартнамәсендә аерылгысыз кушымта булып тора.

Шуны аңларга кирәк, кабул итү-тапшыру акты еш кына күчемсез мөлкәтне тапшыруны гына түгел, ә акча бирелү фактын да раслый, ягъни тулысынча исәп-хисап ясау һәм финанс дәгъвалар булмау турында кул куела. Менә монда сез кармакка эләгә аласыз да инде. Сатучы белән сатып алучы арасында исәп-хисап ясалганнан соң гына кабул итү-тапшыру актына имза кую мөһим, бигрәк тә акчалата түләнсә. Милекне кабул итү-тапшыру актына кул куйган сатучыларның бер үк вакытта акча алулары турындагы актка кул куюы, шул ук вакытта акча алмау очраклары да була. Ә сатып алучыга сатучы белән тулысынча исәп-хисап ясарга ашыкмаска, милек хокукының күчүен көтәргә, ә исәп-хисап ясаганнан соң тиешле кәгазьгә кул куярга киңәш итәбез.

– Нинди очракларда алдану куркынычы бар?

– Күчемсез милек белән эш итү ике як өчен дә – сатучы өчен дә, сатып алучы өчен дә билгеле бер хәвеф тудыра. Торак сатып алучы үзенең хокуклары дәүләттә теркәлгән мәлдән алып аның милекчесенә әверелә, һәм сатучының чыннан да күчемсез милек хуҗасы булып торуына инанырга кирәк. Моның өчен фатирга бирелгән документлар (хосусыйлаштыру, сату-алу, милек хокукы турында таныклык) гына җитми, хәтта алар төп нөсхәдә булса да.

Мәҗбүри тәртиптә Росреестр порталы яки Күп функцияле үзәк аша фатир турында Бердәм дәүләт реестрыннан өземтәгә заказ бирергә кирәк (бу очракта сез милекче, чикләүләр һәм йөкләмәләр булу турында дөрес мәгълүмат алачаксыз). Әгәр Бердәм дәүләт реестрында объект турында мәгълүматлар юк икән, элек хокукларны теркәү белән шөгыльләнгән органнан (мәсәлән, БТИдан) белешмә бирүне таләп итегез.

– Фатирны (йортны) бүләк итеп тапшыру турында килешү төзегәндә дәүләт пошлинасы күпме? Нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Бүләк иткән өчен салым түләргә туры киләчәкме?

– Хәзерге вакытта бүләк итү килешүен дәүләттә теркәү таләп ителми. Бүләк ителгән милек хокукының башка кешегә күчүе теркәлә, дәүләт пошлинасы бу вакытта физик зат өчен 2000 сум тәшкил итә.

Күчемсез милекне бүләк итү килешүен нотариуста мәҗбүри теркәү таләп ителми, тик балигъ булмаган гражданинныкы яки сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән дип танылган гражданинныкы булган милек яки аңа хокук бер кешедән икенчесенә тапшырылганда, яки күчемсез милеккә гомуми милек хокукын тапшыру очраклары искәрмә булып тора.

Бүләк итүче һәм милекне бүләк итеп алучы якын туганнар булса, бүләкне алучы салым түләүдән азат ителә (РФ Салым кодексының 217нче маддәсенең 18.1 пункты), тулырак мәгълүматны салым хезмәтендә белергә тәкъдим итәбез.

– Төзелешкә өлеш кертүдә катнашу килешүен теркәү төзүченең документлары тәртиптә булуга һәм йортның файдалануга вакытында тапшырылачагына гарантия булып торамы?

– Мондый килешүне дәүләттә теркәү төзүченең килешү шартларын һәм финанс йөкләмәләрне үтәү хокукын гарантияли. Төзелешкә өлеш кертүдә катнашучы килешү теркәлгән очракта гына аның шартлары үтәлмәгән, шул исәптән объектны тапшыру вакыты сузылган өчен компенсация таләп итәргә хокуклы. Әлеге вакытта төзелешкә өлеш кертүдә катнашу килешүе буенча гражданнарның акчаларын җәлеп иткәндә төзүчеләрнең эшчәнлеге Рәсәй Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнары тарафыннан дәүләт контроленә алынырга тиеш, шуңа карамастан, төзелеш компаниясенең барлык документларын җентекләп тикшерү, барлык килешүләрне теркәү һәм мошенникларның йогынтысына эләкмәс өчен аларны игътибар белән карау мөһим.

– Җир участогымны милек итеп рәсмиләштерәм. Күршеләр белән чикләр буенча бәхәс юк, межалау мәҗбүриме? Моны хокукны рәсмиләштергәннән соң эшләргә буламы?

– Әгәр сезнең җир участогы моңа кадәр кадастр исәбендә торса һәм аның кадастр номеры булса (ягъни инвентарьлаштыру материаллары буенча кертелсә), межалау үткәрмичә дә аңа хокукны терки аласыз. Арытаба межалау планын төзү өчен чикләрне билгели һәм үзгәрешләрне исәпкә алу турындагы гариза белән Росреестрга тапшырасыз.

Әгәр сезнең җир участогы кадастр исәбендә тормаса һәм кадастр номеры булмаса, аны исәпкә кую өчен межалау планы булу мәҗбүри. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча күчемсез милек объекты турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) язу бирелә.

– Уфада яңа төзелүче йорттан (төзелеш эшләренә өлеш кертеп) фатир сатып алырга телим. Кайсы фатирның кемнеке булуын белеп буламы? Йорт әлегә төзелеп бетмәгән һәм куллануга тапшырылмаган.

– Күчемсез милек – фатир әлегә юк (йорт төзелеп бетмәгән). Шуңа күрә сез әлегә фатир турында мәгълүмат алалмыйсыз.

Сезне кызыксындырган мәгълүмат әлеге объект (күп фатирлы йорт) төзелүче җир участогына Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында бар.

Мәгълүматны алу өчен сезгә әлеге җир участогының кадастр номерын күрсәтеп, аның турында белешмә алу өчен Күп функцияле үзәккә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– 2020 елда күчемсез милек алдым, әмма әзер документларны Күп функцияле үзәктән барып алырга онытканмын. Аларны хәзер алаламмы?

– Әйе, кирәкле документларны алу өчен сезгә гариза белән Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күчемсез милек – мошенниклар өчен майлы калҗа
Күчемсез милек – мошенниклар өчен майлы калҗа
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: