Чишмә район суды 34 яшьлек чишмәлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче кисәгенә ярашлы (хакимият вәкиленә карата көч куллану) җинаять кылуда гаепле дип танылган. Судта агымдагы елның июнь аенда юл-патруль хезмәте инспекторларының М5 трассасында фаралары сүндерелгән машинаны туктатуы, аның шоферының исерек булуы ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре аны үзләренең машинасы артыннан баруын үтенгәннәр, ә исерек ир ярсып китеп вакыйга урыныннан качарга маташкан, аягы һәм башы белән бер хезмәткәрнең башына, ә икенчесенең баш тирәсенә һәм гәүдәсенә типкән. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.