+29 °С
Ачык
2021 елның сигез аенда хокук бозган 1334 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 500дән артыгына штраф салынган. Штраф, аны түләү турындагы карар үз көченә кергән көннән алып, алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Административ җәза үтәүдән читләшү, атап әйткәндә, штраф түләмәү, аның суммасының ике тапкырга артуына китерә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару яный.