Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 сентябрь 2021, 15:30

Үз хокукларыңны белергә кирәк!

Районда кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек ничек гамәлгә ашырыла – бу хакта Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге белгеч-эксперты Оксана Крымгужина белән сөйләштек.

Үз хокукларыңны белергә кирәк!
Үз хокукларыңны белергә кирәк!

– Бүгенге көндә кулланучыларны нәрсә борчый? Мөрәҗәгатьләр күп буламы?

– Кулланучылар хокукларын яклау буенча сәүдә, хезмәтләр күрсәтү (мәгариф, медицина, көнкүреш, туристик, гражданнарны ташу, элемтә хезмәтләре күрсәтү һ. б.), шул исәптән кулланучылар хокукларын кысрыклый торган шартларны ачыклау һәм үтәү өлкәсендә күзәтчелек гамәлгә ашырыла.

Безгә язма рәвештә яки турыдан-туры күзәтчелек органы вәкиле аша гына түгел, ә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге идарәлегенең рәсми сайтында идентификация һәм аутентификация узганнан соң Күп функцияле үзәк аша да мөрәҗәгатьләр килә.

Мәсәлән, 2021 елда Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча бүлегенә эчәргә яраклы суның сыйфаты, туристик хезмәтләр күрсәтү, подряд килешүен үтәү, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, сыйфатсыз көнкүреш техникасы мәсьәләләре буенча 18 мөрәҗәгать булды.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә мөрәҗәгатьләрнең темасы сыйфатсыз азык-төлеккә генә түгел, ә  төрле хезмәтләр күрсәтүгә дә бәйле. Йортларны подрядчы оешма ярдәмендә төзү, төзелешкә өлеш кертү, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шул исәптән 2021 ел башында ике пенсионер COVID-19 пандемиясе чорында туристик хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча килде. Мөрәҗәгатьне карау барышында Чишмә район судына туристлык хезмәте күрсәтү шартнамәсен гамәлдән чыгару һәм турагентлыктан акча түләттерү турында дәгъва гаризасы бирелгән. Чишмә район суды карарына риза булмыйча Башкортстан Республикасы Югары судына шикаять бирелде, алар кулланучылар файдасына карар кабул итте: шартнамә гамәлдән чыгарылды, таләп ителгән сумма кире кайтарып бирелде.

Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең Чишмә территориаль бүлеге даими рәвештә мәктәп ашха-нәләрендә план буенча һәм планнан тыш тикшерүләр дә үткәрә. Күбесенчә авыл мәктәпләрендә балаларны тукландыруны оештырганда кагыйдә бозулар ачыклана, ул, нигездә, биналар яки аларның метражлары җитмәү белән бәйле.

– Әгәр кешенең кулланучы буларак хокуклары бозылса, аңа кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Кулланучылар хокуклары бозылган очракта, гражданнар Чишмә буенча территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау идарәлегенә бушлай «кызу линия» телефоны буенча шалтыратырга була: 8-800-700-90-30.

Үз хокукларыңны белергә кирәк, шуңа күрә һәр гражданга бу өлкәдәге белемнәрен арттырырга киңәш итәм. Аерым алганда, Башкортстан Республикасы буенча күзәтчелек органы сайтында кулланучылар хокукларын яклау турында күп кенә файдалы мәгълүмат бар.

Үз хокукларыңны белергә кирәк!
Үз хокукларыңны белергә кирәк!
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: