

Хокук бозучы рейд чаралары барышында җинаять кылган урында тотылган, табышы Балык тоту буенча федераль агентлык хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынган.
Судта ачыклануынча, браконьер табигатькә якынча 17 мең сум күләмендә зыян китергән.
Ир-ат РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсенең 1нче кисәгенең «б», «в» пунктларында каралган җинаять кылуда (уылдык чәчү урыннарында ятьмә кулланып биологик су ресурсларында законсыз балык тотуда) гаепле дип танылган, көймәсе һәм ятьмәсе тартып алынган, 80 сәгатькә мәҗбүри эшләр башкару рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.