Чишмэ
+15 °С
Дождь
Кеше һәм закон
17 Августа 2021, 07:30

Район үзәгендәге кафеда талау

11 августта Чишмә поселогының Революция урамындагы кафега кергән бер кеше кассадан 16 мең сум акча урлый. Сатучы аны туктатырга омтыла, тик ир аны этәреп җибәреп чыгып китә.

Район үзәгендәге кафеда талауРайон үзәгендәге кафеда талау
Район үзәгендәге кафеда талау

Патруль-пост хезмәткәрләре каракны «кайнар эзләр» буенча барып тоткарлый. Ул Саратов өлкәсеннән килгән, урлашу һәм кеше талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 41 яшьлек ир булып чыга.

«Ир үз гаебен таныды, урланган акчалар алынды», дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Алдан фаразлау буенча, ул Башкортстанга акча эшләргә килгән. Бу кичтә якташы белән кафеда эчеп утырган. Сатучының касса яныннан китүен күреп акча урларга булган һәм табышны кулга төшергәч чыгып качкан. Әмма урланган акчаны туздырырга өлгермәгән, полицейскийлар тарафыннан кулга алынган.

Урлашу факты буенча Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсендә күздә тотылган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта ир сак астында.

Район үзәгендәге кафеда талау
Район үзәгендәге кафеда талау
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас