Чишмэ
+27 °С
Облачно
Кеше һәм закон
23 Июля 2021, 11:13

Ат караклары хөкем ителде

Чишмә районы прокуратурасы ике уфалыга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Ат караклары хөкем ителдеАт караклары хөкем ителде
Ат караклары хөкем ителде

Азамат Насыйров, район прокуроры

Алар Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлешендәге «а», «б», «в» пунктларында  язылган җинаять кылуда гаепләнә (бер төркем кешеләрнең алдан сөйләшеп урлашуы һәм шактый зыян китерүе).

Алар 2018 елдан 2019 елга кадәр Авыргазы, Благовар, Бүздәк, Иглин, Кырмыскалы,

Чакмагыш һәм Чишмә районнарында яшәүчеләрнең ихаталарына үтеп кереп ат, сарык һәм сыер малларын урлаганнар. Аннары мал-туарны чалып  түшкәләрен ит сатучыларга тапшырганнар.

Барлыгы 14 баш терлек урланган, халыкка килгән зыянның гомуми күләме 730 мең сумнан артып китә.

Җинаять эше тикшерү өчен Чишмә район судына җибәрелде.

Ат караклары хөкем ителде
Ат караклары хөкем ителде
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас