

Рузана Каспранова, район прокуроры ярдәмчесе
Шул ук вакытта директор оешма исәбендәге акчаларны, хезмәткәрләргә эш хакы түләр урынына, предприятиенең финанс ихтыяҗларын хәл итү, товарлар һәм материаллар сатып алу өчен тоткан.
Прокурор тарафыннан тикшерелгән материаллар җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү комитетына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 145.1 маддәсенең 2нче кисәге (ике айдан артык хезмәт хакын түләмәү) буенча җинаять эше кузгатылды.
Җинаять эшен тикшерү һәм хезмәткәрләрнең хокукларын торгызу барышы күзәтчелек ведомствосы контролендә.
Фото: «Башинформ» МА