Чишмэ
+20 °С
Дождь
Кеше һәм закон
2 Июля 2021, 04:27

Юллар сагында торучылар

Бүгенге көндә Дәүләт автоинспекциясе – яңа техник чаралар белән җиһазландырылган, заманча шартларда оператив-хезмәт бурычларын үтәргә сәләтле мобиль бүлек. Дәүләт автоинспекциясенең бурычы юлларда эшләү белән генә чикләнми, ул транспорт чараларын теркәү һәм имтиханнар кабул итү, урам-юл челтәрен тәртиптә тоту, халыкның хокукый культурасын күтәрү һәм яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү буенча да эш алып бара.

Юллар сагында торучыларЮллар сагында торучылар
Юллар сагында торучылар

Руслан Байков, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Юл хәрәкәте иминлегенең өлкән дәүләт инспекторы Айрат Карачурин, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева, юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Альберт Насыйров, административ практика инспекторы Айгөл Бикбулатова, имтиханнар кабул итү буенча дәүләт инспекторы Игорь Пролипота һәм Равил Байбурин да бу эшкә үз өлешләрен кертәләр.

Юл-патруль хезмәте – ул юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең нигезе, ә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче, юл-транспорт һәлакәтләрендә каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтүче юл-патруль хезмәте инспекторлары дәүләт автоинспекциянең йөзе булып тора.

Безнең район юлларында 10 елдан артык хезмәт итүче өлкән юл-патруль хезмәте инспекторы Фларит Бикбулатовны, шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары Эмиль Янбарисовны, Динар Карачуринны, Альфред Шәфиковны, Илшат Урмановны уңай яктан билгеләп үтәсе килә.

Бер ел эчендә юлларда өч меңнән артык хокук бозуга чик куелган, руль артында исерек килеш йөрүнең 70 очрагы ачыкланган. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны теркәлеп бара, әмма юл-патруль хезмәте инспекторының вакытында ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере сакланып калу беркайда да исәпкә алынмый. Хокук бозуларны кисәтү буенча зур эш башкарыла, ел саен «Җәяүле», «Бурычлы», «Аек шофер», «Мотоцикл», «Игътибар, балалар!» операцияләре үткәрелә. Хезмәткәрләребез Әниләр көне, 8 Март, Балаларны яклау көне кебек бәйрәмнәр уңаеннан акцияләр үткәрәләр – машина йөртүче хатын-кызларга чәчәкләр, балаларга киемгә тагып кую өчен яктылык кайтаргычлар бүләк итәләр.

Остазларыбыз – Ришат Гыйләҗев, Ирек Янбарисов, Рөстәм Шәмсетдинов, Радик Нугаев, Александр Сенча, Зинир Байбурин, Руслан Бикбулатов һәм башка ветераннарыбыз ЮХИДИнең яшь хезмәткәрләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Оператив бурычларны хәл иткәндә без аларның киңәшләренә, тәҗрибәсенә таянып эш итәбез.

Юллар сагында торучылар
Юллар сагында торучылар
Читайте нас