Чишмэ
+20 °С
Облачно
Кеше һәм закон
4 Июня 2021, 11:19

Павел Качкаев: Законга төзәтмәләр кертү инвесторларны кызыксындыра

Дәүләт думасына «РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы Федераль законга һәм РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде.

Ул авария хәлендәге күп фатирлы йортларны – мәдәни мирас объектларын саклап калырга, аларга капиталь ремонт ясау үзенчәлекләрен ачыкларга, шулай ук мондый йорт хуҗаларының торак хокукларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Закон проектының авторлары арасында Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев та бар. Ул Рәсәй Федерациясенең 66 субъектында (шул исәптән безнең республикада) шундый күп фатирлы 12 меңнән артык йорт булуын мисалга китерә.
Ул, гамәлдәге закон нигезендә, күп фатирлы йорт авария хәлендә булып сүтелергә яки реконструкцияләнергә мөмкин, дип аңлатты. Әмма мәдәни мирас объектын, шул исәптән күп фатирлы йорт булып торучы объектны сүтү тыела, ә яңартып кору каралмаган. Хакимият орган-нарының авария хәлендәге күп фатирлы йорт-һәйкәлләргә һәм әлеге йортларда яшәүчеләргә карата хокукый гамәлләре билгеләнмәгән.
Закон үз көченә кергәндә, мондый йортны саклап калу буенча эшләр үз вакытында башкарылмаса, җир участогы дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен тартып алыначак, бу йорттагы һәр торак тартып алынырга тиеш булачак. Мондый йортларда яшәүче фатир хуҗаларына алмашка торак яки компенсация тәкъдим ителәчәк.
Мондый күп фатирлы йортлар – мәдәни мирас объектлары ташламалы аренда түләве шартларында арендаторга тапшырылырга; киләчәктә яңа милекче тарафыннан торгызылып, «бер сумга» хосусыйлаштырылырга; концессион килешүләргә, дәүләт-хосусый, муниципаль-хосусый партнерлык килешүләренә җәлеп ителергә мөмкин.
Законга кертелгән үзгәрешләр инвесторларны хуҗалары күчеп киткән йорт-һәйкәлләрне сатып алу, саклау, шул исәптән заманча итеп куллану өчен сатып алырга мөмкин булу белән кызыксындырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас