Чишмэ
+12 °С
Облачно
Кеше һәм закон
18 Марта 2021, 06:16

Ранис Вәлишин: Мошенникларның хәйләсенә яшьләр ешрак эләгә

16 мартта Эчке эшләр органнарының икътисади хәвефсезлек органнары бүлекләре хезмәткәрләре ел саен үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Кагыйдә буларак, алар икътисади һәм коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, булдырмау, шул исәптән аларны әзерләүче, эшләүче яки кылган затларны ачыклау һәм билгеләү белән шөгыльләнәләр.
– Бүленгән бюджет акчаларын үзләштерү, вазифаи затлар тарафыннан аларны үзенеке итүне һәм туздыруны тикшерәбез, урман сәнәгате комплексында хокук бозуларны, шул исәптән браконьерлык, агачларны законсыз кисүне һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгаруны да тикшерәбез, – дип билгеләп үтте Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору төркеме (ОБЭП) оперуполномоченные полициянең өлкән лейтенанты Ранис Вәлишин.
Үткән елда гына да ОБЭП хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.17.1 маддәсе буенча 28 административ хокук бозу очрагын ачыклаган, ә 1370 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынган. Кайбер физик затларга карата аны берничә тапкыр сату факты буенча җинаять эше кузгатылган.
– Мошенниклык очраклары да ешайды. Күп кенә алдаучылар хәзер читтән торып эшли, киберҗинаять кыла. Шуңа күрә чишмәлеләргә дә уяу булырга кирәк, бу өлкән яшьтәге пенсионерларга гына түгел, яшьләргә дә кагыла. Интернет-кибетләрдә һәм платформаларда сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Кагыйдә буларак, еш кына мошенникларның мәкеренә яшь кешеләр эләгә, – дип билгеләп үтте Ранис Рамил улы.
2020 елда икътисади юнәлештә 19 җинаять, аларның икесе – вазифаи затлар тарафыннан ришвәт алу, өчесе – мошенниклык, шулай ук бюджет акчаларын үзләштерү факты ачыкланган.
– Ришвәт алган һәм биргән өчен закон тарафыннан җәза каралган. Номиналь җитәкчеләр билгеләү фактларын да ачыклыйбыз, бу коммерция фирмасында формаль рәвештә билгеле бер түләүгә җитәкче булып торган физик затлар. Без шулай ук икътисади һәм коррупция юнәлешендәге җинаятьләргә юл куймау максатында операцияләр һәм рейдлар үткәрәбез, – дип сүзен тәмамлады Ранис Вәлишин.
Читайте нас