Чишмэ
+11 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Кеше һәм закон
4 Декабря 2020, 13:18
Артык ышанучан булмагыз
26 ноябрьдә Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә алдап акчасын урлаган мошенникны җавапка тарттыру үтенече белән бер хатын мөрәҗәгать иткән.
Өенә кайтканда ул магнит ачкыч белән ишекне ачып подъездга кергән кызны күреп кала. Артыннан кергәч аның электрисәпләгечне карап йөрүен күрә. Ул аны ДЭЗ хезмәткәре дип уйлап, суисәпләгеч күрсәткечен карарга ярдәм итүен сорый, чөнки моңа кадәр дә аларга шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәне була. Шуңа күрә кызны бер дә шикләнмичә өенә кертә. Ул хуҗабикәгә суисәпләгеч саннарын әйткәч, «Путин акчасы» турында сөйли башлый, коммуналь хезмәтләргә вакытында түләгән өчен акча аласызмы, дип сорый.
Хуҗабикә алмыйм дигәч, квитанцияләрне күрсәтергә куша, үз вакытында түләп баруын белгәч, сез 2021 елның февраленә кадәр 5000 сум күләмендә «Путин акчасы» алаласыз, ди. Сөйләшеп утырганда җыйган акчагыз да бармы, дип кызыксына, барлыгын белгәч, акча алышыначагы турында хәбәр итә һәм аңа яңа акча купюраларын күрсәтә.
Хуҗабикә акчасын алыштырырга ризалашып аңа паспортын һәм пенсия таныклыгын күрсәтә, аннары акчаларны алып мошенникның кулына тоттыра. Тегесе сумкасыннан конверт алып хатынның 159 мең сум акчасын шунда сала һәм скотч белән урап кире бирә. Конвертны ачмаска куша, янәсе, иртәгә ул кассир белән аны алыштырырга киләчәк. Ул чыгып киткәч кенә хуҗабикә мошенник булмады микән дип шикләнә һәм конвертны тотып танышына китә, тегесе аны ачарга тәкъдим итә, тик хуҗабикә баш тарта. Аннан соң ул банкка бара, банк хезмәткәре белән конвертны ачсалар, акча урынына ап-ак кәгазь кисәкләре генә ята...
Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатыла һәм тикшерү башлана.
Уяу булыгыз!
Өегезгә беркайчан да чит кешеләрне кертмәгез. Бусагага нинди дә булса оешма хезмәткәрләре килеп басса, таныклык күрсәтүләрен сорагыз, ә аннары шул учреждениегә шалтыратып, үз хезмәткәрләрен чыннан да сезгә җибәрүләрен ачыклагыз.
Фото: pixabay.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"