Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 сентябрь 2020, 18:32

Машинасыннан аерылырга теләмәгән…

Чишмә районы суд приставлары бурычлары булган берәүнең «Toyota Land Cruiser» машинасына арест салганнар.

Шул рәвешле генә алар 200 мең сум күләмендәге салым бурычын түләттерә алганнар.
«Әлегә кадәр салым инспекторлары бу ирдән бурычын түләттерергә күпме генә тырышып караса да, нәтиҗәгә ирешә алмаганнар иде. Шуннан соң суд приставлары эшкә кереште. Алар аның кайда торуын ачыкладылар һәм машинасына арест салдылар. Вазифаи затлар милекне тартып алу һәм тасвирлау актын төзеделәр. Машина бәясе миллион сум тәшкил итте», – дип ведомство матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматны хәбәр итә «Башинформ» МА.
Салым буенча бурычыңны түләмәсәң, машинаңны сатачаклар, акчасы бурычны түләүгә тотылачак, дип алдан ук кисәтеп куйганнар. Һәм ул озакка сузмыйча бурычын түләү мөмкинлеген тапкан.
Читайте нас