Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 июль 2020, 12:52
Коронавирус пандемиясе чорында гражданнар милеген урлау очраклары
Коронавирус пандемиясе сәбәпле килеп чыккан дөньякүләм икътисади кризис мошенниклыкның яңа төрләре һәм Интернет челтәре ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны артуга китерде.
Аларның берсе – хәйрия өчен (коронавирус белән авыручыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә һәм башка кирәк-яракларга) дип акча җыю рәвешендә гражданнарның һәм оешмаларның акчаларын урлау. Кагыйдә буларак, мондый җинаятьләр мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә ярдәм күрсәтергә чакыру урнаштыру юлы белән башкарыла.
Киләсе төр алдау юлы – коронавирус йогудан коткаручы товарлар, шулай ук бу инфекциядән вакциналар сату.
2020 елның гыйнварыннан башлап бөтен дөнья буйлап Интернет челтәрендә коронавирусны дәвалау чаралары сатылу турында игъланнар күренде, гәрчә андый чара әлегә кадәр булмаса да. Җинаятьчеләр, сез үзизоляция режимын бозгансыз, дип күрсәтелгән реквизитларга штраф түләүне таләп итеп, гражданнарга ялган хәбәрләр җибәрделәр.
Мошенниклар шәхси мәгълүматлардан файдалану өчен абонентларга медицина учреждениеләре, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исеменнән язган булып зарарлы программа белән тәэмин итүне үз эченә алган хатлар таратуны оештырдылар.
Хәзерге вакытта гражданнарга аларның туганнары яки медицина учреждениеләре хезмәткәрләре исеменнән коронавирус йоктырган якыннарын дәвалауга акча сорап мөрәҗәгать итү белән бәйле алдау төре дә таралган.
Үзизоляция чорында гражданнарга, шул исәптән коронавирус белән зарарланган яки чир билгеләре булган кешеләргә, яки алар белән бәйләнештә булган затларга ирекле хәрәкәт итүгә рөхсәт бирү өлкәсендә мошенниклык очраклары күбәйде.
Авиакомпания яки туристик агентлык хезмәткәрләре рәвешендә билет бәясен, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гамәлдән чыгарылган туристик юлламаларны кире кайтару турындагы тәкъдимнәр белән бәйле җинаятьчел гамәлләр дә ачыкланды.
Фото:
Donvesti.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"