Чишмэ
+15 °С
Дождь
Тат
Рус
Кеше һәм закон
11 Июля 2020, 07:47
Мошенниклар корбаннары
Июнь ахырында Чишмәдән 86 яшьлек пенсионер әби акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап полиция органнарына мөрәҗәгать иткән.
Июнь ахырында Чишмәдән 86 яшьлек пенсионер әби акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап полиция органнарына мөрәҗәгать иткән.
Үзе сөйләвенчә, ике хатын аның өенә кереп 24 мең сумга күзлек сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Пенсионерның өендә бу кадәр акча булмаган, һәм алар ике мең сумны хәзер, ә калган акчаны пенсиясе килгәч, күзлекне китергәннән соң түләргә тәкъдим иткәннәр. Ул бу хатыннарны башкача күрмәгән, шул рәвешле акчасыз һәм күзлексез калган.
Хөрмәтле чишмәлеләр, уяу булыгыз! Таныш булмаган кешеләрне өегезгә кертмәгез. Мондый тәкъдимнәр белән килгән кешеләргә ышанмагыз.
***
Үткән атнада Чишмә районы полициясенең кизү бүлегендә банк карталарыннан акча урлауның дүрт очрагы теркәлгән. Беренче очракта Чишмәдә яшәүче ханым банк картасыннан акча урлау мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Аның 3300 сум акчасын тугыз көн дәвамында алганнар.
РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
***
Товар өчен алдан акча түләү – интернет-кибетләрнең гадәти тәҗрибәсе. «Авито»да эшләүче мошенниклар да шуңардан уңышлы куллана. Үткән атнада 16 яшьлек чишмәле «Авито» сайтында таныш булмаган кешегә алдан акча күчергән, тик заказ биргән товарын алалмаган.
Акчагыздан колак какмас өчен сатучы белән товарны алганнан соң гына түләү турында сөйләшергә кирәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"