Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июль 2020, 13:14

Агачны кисү өчен биш минут, ә үстерү өчен йөз ел кирәк

Җәй җитүгә чишмәлеләрнең күбесе гаиләләре белән табигатькә ял итәргә, җиләк, гөмбә җыярга, ә кайберәүләр кыш көне малга ашату өчен печән әзерләргә баралар.

– Район территориясендә Чишмә (13 091 га) һәм Новотроицкий (14 849 га) урманчылык участоклары бар. Аларның икесе дә республиканың Уфа урманчылыгы составына кергән, аның территориясе тагын биш административ районда урнашкан. Чишмә урманчылыгы территориясе максатлы билгеләнеш буенча файдалану режимы чикләнгән сакланучы урманнар исәбенә керә. Ә Новотроицкий участогы урманчылыгында югары сыйфатлы агачлар һәм башка урман байлыкларын алуга юнәлтелгән урманнар да бар, – дип сөйли Урман фонды министрлыгының ведомство контроле һәм аудит бүлегенең баш белгеч-эксперты Леонтий Гусаков.
– Ә районның урман фондын тергезү эшләре ничек бара?
– Карт агачлар кисүгә билгеләнә. Файдаланыла торган урманнарда агачлар тоташ, ә сакланылучы урманнарда сайлап кына киселә. Шуны да истә тоту мөһим: урман – яңадан үсеп чыга торган байлык, тик моның өчен вакыт кирәк, «Агачны кисү өчен биш минут, ә үстерү өчен йөз ел кирәк» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Урманнар ясалма һәм табигый юл белән дә тергезелә. Бу урында шуны билгеләп үтәсем килә, урман тергезү эшләре алып барылган участокларга зыян китерергә һәм машина белән керергә ярамый. Урманда янгын булган очракта беренче чиратта алар зыян күрә һәм һәлак була, чөнки агач үсентеләре зур түгел, ябалдашлары түбән урнашкан.
Без шулай ук урман участокларында агачларны законсыз кисүдән саклау буенча эшне көчәйттек. Мәсәлән, 2020 елда район урманчылыклары территориясендә урман кисүнең сигез факты ачыкланды.
– Кешеләр урманга барганда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
– Ылыслы яшь агачлар арасында, урман янган, агачларга зыян килгән урыннарда учак ягарга, янган шырпы, тәмәке төпчеге ташларга ярамый. Шулай ук урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары һәм башка чүп-чар белән чүпләү тыела. Табигатьтә булганда җаваплылык турында да истә тоту мөһим. Чүп-чар яки учак янып беткәч, күмерен сүндерү өчен өстенә су салырга һәм шул урынны җир белән күмеп куярга кирәк. Шулай ук үзегезнең артыгыздан барлык чүп-чарны җыештырырга онытмагыз.
– Гражданнар әлеге таләпләрне бозса?
– Ул вакытта закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Мәсәлән, урманда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга 1500дән өч мең сумга кадәр, юридик затларга 50дән 200 мең сумга кадәр штраф салына. Агачларны законсыз кискән, утыртылган үсентеләргә зыян салган өчен дә зур штрафлар каралган. Ә урманда санитар таләпләрне бозсаң, мәсәлән, чүп-чар ташласаң, бу очракта гражданинга 500–1000 сум күләмендә, ә юридик затларга берничә тапкырга күбрәк штраф салына.
Шуны да искәртик, Башкортстан Республикасы башлыгы 22 июньнән республиканың урман фондында янгынга каршы махсус режим кертү турындагы боерыкка кул куйды.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас