Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 июнь 2020, 19:31
Законсыз гамәлләр өчен җәза бирелә
Үткән атнада оператив мәгълүматны тикшерү барышында Алкин авылында яшәүче бер кешенең үз йортында шартлаткыч матдә саклавы ачыкланды.
Аның сүзләренә караганда, ул 2013 елның апрелендә Чишмә районының «Родник» бакчачылык ширкәте янындагы урманда полимер капчыкка салынган дары тапкан. Ул аны законлы хокукы булмаса да, йортына алып кайта һәм шунда саклый. Экспертлар билгеләвенчә, әлеге дары шартлаткыч җитештерү өчен яраклы була.
Бу кешегә карата РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсенең 1нче кисәге (шартлаучы матдәләрне һәм шартлаучы җайланмаларны законсыз саклау) буенча җинаять эше кузгатылган.
* * *
Шушы көннәрдә Әмин авылы янындагы Чишмә участок урманчылыгы территориясендә бер каен һәм өч имән агачы киселгән, 29986 сумлык зыян китерелгән. Моның өчен закон бозучыга Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 260нчы маддәсенең 1нче кисәге буенча (рөхсәтсез агач кисү) җавап бирергә туры киләчәк.
Хокук саклау органнары рөхсәт документларыннан башка һәм билгеләнмәгән урыннарда агач кискән, шулай ук агачларга зыян китергән өчен административ (зыян суммасы кимендә 5000 сум) яки җинаять (5000 сумнан артык) җаваплылыгы яный, дип искәртә. Рөхсәтсез агач әзерләү яки сату фактлары турында «02», «102» телефоннары буенча хәбәр итегез.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы