Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июнь 2020, 17:10
Чакыру ялган булса да, штраф чын
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре янгын сагына, полициягә, ашыгыч медицина ярдәменә һәм башка хезмәтләргә ялган мәгълүмат хәбәр иткән гражданнарны административ җаваплылыкка тарттыру буенча эш алып бара.
Әлфия Кәримуллина, хокукый юнәлеш буенча юрисконсульт, эчке хезмәт капитаны
2020 елның дүрт аенда Чишмә районында әлеге төр хокукны бозган өчен 17 кеше җавапка тарттырылган. Шул рәвешле хокук бозган өчен 1000–1500 сум күләмендә штраф салу каралган.
Чишмә районы суды безнең районда яшәүче, РФ Җинаять кодексының 318нче (власть вәкиленә карата көч куллану) маддәсе буенча гаепле дип табылган ирне хөкем итте. Аңа җирле үзидарә органы билгеләгән урыннарда 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде. Моннан тыш, власть вәкиле (полиция хезмәткәре) рухи зыянны каплау турында дәгъва белдерде, район суды аның бу теләген канәгатьләндерде. Рухи зыян өчен аңа 20000 сум күләмендә компенсация түләттерелде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы