Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 июнь 2020, 19:26
Алтын, акча урлау һәм корал саклау турында
Узган атнада, 18еннән 25 майга кадәр, Чишмә районы полициясенең кизү бүлегенә 197 хәбәр килә, алар арасында 11 урлау, җиде юл-транспорт һәлакәте һәм җиде янгын очрагы бар.
Алина Ищанова
Бер атна эчендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 25 административ хокук бозу, шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүнең 15, штраф түләмәүнең өч, ата-ана бурычларын үтәмәүнең бер очрагы ачыкланды.
Акча урлау
29 яшьлек гражданин кредит картасын югалтуы һәм аны тапкан билгесез бер кешенең Wi-Fi аша вакыт-вакыт акча алып торуы турында хәбәр итә. Аңа 28408 сумлык зыян килгән.
Корал саклау
Узган атнада җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Арсенал» оператив-кисәтү чарасы үткәрелде, аның барышында 38 яшьлек гражданинның 9,5 мм калибрлы пистолеты булуы ачыкланды, ул тартып алынды. Бу җинаять өчен РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсенең 1нче кисәге буенча (коралны законсыз алу, тапшыру, сату, саклау яки йөртү) җинаять җаваплылыгы каралган.
Алтын әйберләр урлау
45 яшьлек чишмәле йортыннан алтын әйберләр урлану турында гариза язган. Зыян 74500 сум тәшкил иткән. Тикшерү барышында ачыклануынча, алтыннары югалган көнне ул ачкычларын йорты алдында, һәрвакыт куя торган урында калдырып китә. Кич белән эштән кайткач, алтыннарының урлануын белә.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы