Чишмэ
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
31 Май 2020, 16:41

Әминдә яшәүчедә мәк табылган

Күптән түгел үткәрелгән оператив-кисәтү операциясе барышында Әмин авылында яшәүче ирдә берникадәр күләмдә мәк булуы ачыкланган.

2019 елда Чишмә мировой суды тарафыннан аңа наркоманиядән мәҗбүри дәвалану билгеләнгән булган, әмма ул аннан баш тарткан. Әлеге вакытта ул Чишмә үзәк район дәваханәсенең наркология кабинетына китерелгән, аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.9.1 маддәсе (наркоманияне диагностикалаудан һәм дәваланудан баш тарту) буенча беркетмә төзелгән.
2020 елның 25 маеннан Чишмә районы территориясендә «Мәк» дигән шартлы атамада оператив-кисәтү чаралары башланды. Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр тарату һәм куллану урыннары, наркопритоннар адреслары, составында наркотик булган культураларны законсыз үстерү, наркотиклар белән сәүдә итүдә катнашлыгы булган затлар турында белсәгез, 8 (34797) 2-12-00, 128 телефоннары буенча хәбәр итегез.
Читайте нас