Чишмэ
+12 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Кеше һәм закон
28 Мая 2020, 09:38

Кодны әйтсәң – акчаңнан колак кагарсың

Чишмә районында 2020 елның 4 аенда телекоммуникацион технологияләр ярдәмендә кылынган 28 җинаять (шул исәптән 17 мошенниклык очрагы (телефон аша – 11, интернет челтәрен кулланып – 6), банк карталарыннан акча урлауның 11 очрагы теркәлгән.

Агымдагы елның апрель азагында Чишмә районында яшәүче бер ир-ат хокук саклау органнарына акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ачыклануынча, гражданин К.ның «Газпромбанк» картасына ия булуын белеп, таныш булмаган берәү шалтырата һәм үзенең банк хезмәткәре булуын хәбәр итә. Ул гражданин К.га ел ярым эчендә кэшбэк (төрле товарлар сатып алган өчен акча) туплануы турында хәбәр итә һәм аңа тиешле акчаларны кире кайтарырга тәкъдим итә. Аннары, карта номерын һәм кодны сорап белгәч, телефонны сүндереп куя. Соңрак чишмәле 12 500 сум акчасыннан колак кагуын, исәптә 380 сум гына калуын күрә.
2020 елның 13 маенда хокук саклау органнарына гражданка Ч. мөрәҗәгать итеп, «Рәсәй Саклык банкы» картасыннан 26 547 сум акчасы алыну турында гариза яза. Бу көнне аның телефонына бер ир-ат шалтыратып, үзен «Саклык банкы» хезмәткәре, дип таныштыра һәм мошенниклар сезнең картадан 3700 сум күләмендә акча алырга омтылды, дип ялганлый. Картаны саклау өчен ул Playmarket аша «TeamViewerQuikSupport» кушымтасыннан файдаланырга тәкъдим итә. Аннары кушымтаның ID-адресын, карта номерын һәм кодын әйтергә куша. Бераздан телефонга акчаларның алынуы турында СМС-хәбәр килә.
16 майда шундый ук проблема белән гражданка Б. мөрәҗәгать итә. Аның кесә телефонына таныш булмаган бер ир шалтыратып, үзен шулай ук «Саклык банкы» хезмәткәре дип таныштыра һәм сезнең счеттан кемдер акчагызны ала, барлык акчаларыгыздан колак какмас өчен, аларны картагыздан банкның резерв ячейкасына күчерергә кирәк дип хәбәр итә. Аннары карта номерын, аның гамәлдә булу вакытын һәм кодын сорый. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең картасыннан 24480 сум акчасы урлана.
Югарыда бәян ителгән караклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас