Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 Май 2020, 13:44
Улына пычак кадаган
Чишмә районының Новотроицкий авылында бер ир-егетне үзенең әнисе үтергән.
Башкортстан Республикасы Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, бу фаҗига 2020 елның 15 маенда төнлә була. 66 яшьлек исерек хатын, өйдә низаг чыккач, шулай ук исерек хәлдә булган 29 яшьлек улының күкрәгенә пычак кадый. Ул шунда ук үлә. Аларга очраклы рәвештә килгән бер туганнары аның гәүдәсенә тап була һәм полиция белән ашыгыч ярдәм чакыра.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1нче кисәге («Кеше үтерү») буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хатын сак астына алынган, ул улын үтерүдә гаепләнә, берничә суд экспертизасы билгеләнгән. Аңа озак вакыт – 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде