Мәсәлән, агымдагы ел башыннан Лесной авыл Советы территориясендә әлеге транспорт төрен урлауның бер очрагы теркәлгән. 2019 елда тугыз очрак булган, шуларның берсе әле дә ачыкланмаган.
Хокук саклау органнары вәкилләре раславынча, әлеге җинаять сәбәпләренең берсе – кешеләрнең үз милкенә саксыз мөнәсәбәттә булуында. Полиция хезмәткәрләре киңкүләм мәгълүмат чаралары аша велосипедларны теләсә кайда калдырмаска өнди, әмма файдасы юк.
Караклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Транспорт чарасын теләсә кайда калдырмаска: кирәкле урынга килгәч, велосипедны күренеп торган яки йозакка эләктереп куярга мөмкин булган махсус билгеләнгән урынга куегыз. Велосипед ви-деокүзәтү камераларының күз уңында булса тагын да яхшырак. «Тимер атыгызны» бикләнмәгән тамбурда һәм подъездда калдырмагыз.
Велосипедны алып китүчеләр хуҗаларның игътибарсызлыгыннан һәм ваемсызлыгыннан файдалана.
Әйткәндәй, беркайчан да чит кешеләрдән документы булмаган велосипед сатып алмагыз. Шуны исегездә тотыгыз, бу очракта сез урланган транспорт чарасы хуҗасы буласыз.
Велосипед урлаган өчен нәрсә яный?
Моның өчен җаваплылык дәрәҗәсе зыян күләменә, ягъни аның урланган вакыттагы бәясенә бәйле булачак.
Карак административ яки җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
РФ Җинаять кодексына ярашлы, җинаять составы булмаган очракта, бәясе 1000 сумнан артмаган зур булмаган милек өчен урланган милекнең 5ләтә бәясе, әмма 1000 сумнан ким булмаган күләмдә штраф салу; яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу; яки 15 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару каралган.
Бәясе 1000нән 2500 сумга кадәр булган чит кеше милкен урлаган өчен урланган милекнең 5ләтә бәясенә кадәр, әмма 3000 сумнан ким булмаган күләмдә штраф салу; яки 10–15 тәүлеккә административ кулга алу; яисә 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару яный.
Чит милекне, шул исәптән велосипед урлаган өчен РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенә ярашлы җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Моның өчен 80 000 сумга кадәр яки хөкем ителүченең 6 айлык хезмәт хакы/кереме күләмендә штраф; 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; 1 елга кадәр холык төзәтү эшләре; 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү; 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр; 4 айга кулга алу; 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.
Урланган милекнең бәясе 5 меңнән 250 000 сумга кадәр булса, закон буенча шактый зур зыян санала.