Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 Май 2020, 12:50

Аккошларны атканнармы?

Шушы көннәрдә Чишмә районының Черниговка авылында яшәүчеләр «ВКонтакте» челтәрендә «Авыл янындагы күлгә төшкән 13 аккошны атканнар, 16 кош очып килгән иде, хәзер өчәү генә калган. Тирә-якта гильзалар ята», – дип язганнар.

Без чынлыкта нәрсә булганын ачыкларга булдык, чөнки, дөрес булса, шаккатыргыч хәл бит. Әмма Ар авыл Советы биләмәсе башлыгы Радмир Мусин бу сүзләрне кире какты: «Бернинди дә гадәттән тыш хәлләр булмады. Чыннан да, күлгә аккошлар төште, әмма биредә оя кору өчен түгел, ял итү һәм арытаба юлларын дәвам итү өчен. Әйе, ул тирәдә гильзалар бар, әмма элекке көнне ауга рөхсәт бирелгән иде, үрдәк атканнардыр, мөгаен. Аккошларга аткан булсалар, калган өчесе дә күлдә йөзеп йөрмәс, очып китәр иде», диде ул.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаять эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Марсель Карачурин да аның сүзләрен раслады: «Бу урынны карап чыктык. Алты буш гильза таптык, үрдәк аткан булырга тиешләр. Аккош каурыйларын тапмадык. Дәлилләр булмау сәбәпле җинаять эше кузгатылмады».
Фото: pixabay
Читайте нас: