Евгений Казаков, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы
2019 елның 12 аенда Чишмә районы территориясендә кылынган җинаятьләр санының (652) 4,0%ка, җинаятьләр турында гаризаларның һәм хәбәрләрнең – 4261 (-11%) кимүе күзәтелде.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 458 җинаять ачыкланды, аларны ачыклауның 71,9%ка кимүе күзәтелде.
Кисәтү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар һәм алар катнашлыгында кылынган җинаятьләрне (6/-3), исерек хәлдә кылынган җинаятьләр санын 258гә (-39) кадәр киметүгә иреште. Барлык төр милекне урлаулар күләме (251/-36) 12,5%ка, шулай ук кесә телефоннарын урлау һәм үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде. Автомототранспорт урлау (6/-8), терлекләр урлау – алты (-2), үтерү – ике (–4) һәм үлем белән тәмамланган авыр зыян салу (1/-1) очраклары кимеде.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы продукция сатуның 56 (+14) очрагы ачыкланды.
957 (+617) литрдан артык алкогольле продукция тартып алынды, барлык гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды, ә алкогольле продукцияне законсыз һәм ваклап саткан өчен өч (+2) җинаять эше кузгатылды.
Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше фактларын кисәтү буенча оператив-кисәтү чаралары нәтиҗәсендә 11 гражданинны җинаять җаваплылыгына тарттырып 16 җинаять эше кузгатылды. 481 граммнан артык (-102) составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр законсыз әйләнештән алынды.
Үткән елда район территориясендә 42 (+2) мошенниклык факты теркәлде, шул сәбәпле 1 млн 324 мең сумлык зыян килде, шулай ук банк исәбеннән акча урлауның 19 (+16) факты теркәлде (җәмгысы 587 мең сум).
2019 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча 48 (+5) юл-транспорт һәлакате булды, анда 60 (+19) кеше имгәнде, ун кеше (-3) һәлак булды. Балалар катнашлыгында алты (+4) юл-транспорт һәлакәте теркәлде, нәтиҗәдә алты кеше имгәнде. Биш (+1) юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдә булган. Административ хокук бозуның 9372 (+68), машинага исерек килеш идарә итүнең 146 (-3) очрагы ачыкланды. Штрафларның гомуми суммасы 11 млн сумнан артык тәшкил итте, шуның 85%ы түләттерелде.