Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 апрель 2020, 14:13

Төркиядән кайткан да эшкә чыккан

Әлеге вакытта телевизордан киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә чит илдән кайткач өйдән чыкмыйча тору мөһимлеге турында күп сөйләнелә.

Әмма бөтен кеше дә мондый өндәмәләргә җитди карамый.
Мәсәлән, Чишмә поселогында яшәүче ханым 15 мартта Төркиядән кайта, һәм 14 көн дәвам итәргә тиешле үз-үзеңне изоляцияләү вакыты тәмамлануын көтеп тормыйча, эшкә чыга. Ул сәүдә өлкәсендә эшли. Республикада чит илдән кайткан сатучының ике кешегә коронавирус йоктыру очрагы теркәлүе турында исегезгә төшерәбез.
Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге, Чишмә районының башка хезмәтләре белән берлектә, коронавирус буенча имин булмаган чит илләрдән кайткан гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү режимын күзәтә. Алар гражданка А.ның эш урынында булуын ачыклаган. Әлеге затка һәм шәхси эшкуарга карата административ җәза чаралары күрелде. Исегезгә төшерәбез, карантинны бозган өчен штрафлар күләме аз түгел.
Хөрмәтле чишмәлеләр! Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге сезне тулы изоляцияләү режимын үтәү белән генә чикләнмичә, чит илләрдән кайткан намуссыз гражданнарга карата игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Мондый очраклар турында Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге, полиция яки урындагы үзидарә органнарына хәбәр итегез.
Читайте нас: