Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 март 2020, 17:09

Төзелеш ни өчен туктатылган?

Сорау бир

«Безнең авылда йортлар төзи башлаганнар иде, ә хәзер төзелеш туктатылды. Ни өчен икәнен беләсе килә?».
Алкин-2 авылында яшәүче Александр К.
Редакция җавап сорап Чишмә районының баш архитекторы Илдус Зәйнуллинга мөрәҗәгать итте.
– Төзүче – «Промтехстрой» җәмгыяте, ул шулай ук төзелешнең инвесторы да булып тора, аның милкендә Алкин-2 авылы территориясендәге участок бар, аңа «Лесной» торак комплексы исеме бирелгән, – дип хәбәр итте Илдус Риф улы. Ул 24 фатирлы өч катлы ун йортны төзү өчен план һәм межалау проектын эшләгән. «Промтехстрой» җәмгыяте проект документлары буенча 2020 ел ахырына кадәр дүрт йорт төзергә һәм файдалануга тапшырырга тиеш иде.
2018 елда ул төзелешне өлешчеләр ярдәмендә дәвам итәргә карар итте һәм моның өчен кирәкле документлар пакетын җыйды. Нәтиҗәдә, дүрт килешү төзелде, әмма өлешчеләрнең берсе килешү төзесә дә акча бирмәде, шуңа күрә өч өлешче калды. Өлешчеләр керткән акчаның гомуми суммасы 5115041,6 сум тәшкил итә. Әлеге вакытта ике йорт каркаска кадәр төзелгән, икесенең нигезе салынган. Бүгенге көндә ике параллель эш бара: төзүче подрядчыны судка биргән, тегесе, үз чиратында, аңа каршы дәгъва язган. Суд икенче ел дәвам итә, шул арада төзелеш эшләре туктатылып тора. Әлеге йортлар проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертелде. Төзүче территорияне кире кайтарып, төзелешкә рөхсәтне озайтырга, башка подрядчыны ялларга, беренче ике йортны 2020 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә һәм әлеге реестрдан чыгарга планлаштыра.
Читайте нас: