Прокуратура әлеге гражданнарга чит ил кешеләрен торакка ялган исәпкә куйган өчен алынган акчаларны түләттерү турында судларга дәгъва җибәрде. Аларның чит ил гражданнарыннан акча алып миграция исәбенә кую турындагы гариза белән мөрәҗәгать итүе ачыкланды. Чынлыкта исә чит ил кешеләренә торак биреп торылмаган һәм алар анда яшәмәгән. Шул рәвешле алынган акча законсыз табылган милек исәбенә керә. Суд шундый схема буенча алынган барлык акчаларны Рәсәй Федерациясе кеременә түләттерде.