Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 март 2020, 12:25

Хәмер төнлә дә сатылган

2020 елның 2 мартында Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы гамәлләр төркеме һәм «Чишмә» редакциясе хезмәткәрләре белән уртак рейды барышында Чишмә поселогында эчемлекләр сатылучы кибетләрнең берсендә сатучының төнге 11дән соң ябык (ачылмаган) килеш алкогольле продукция (сыра) сату факты ачыкланды.

Бу 1995 елның 22 ноябрендәге «Алкогольле продукцияне әзләп сатуга, җәмәгать туклану урыннарында хезмәтләр күрсәткәндә алкогольле продукцияне әзләп сатуга, шулай ук алкогольле продукцияне куллануга (эчүгә) карата махсус таләпләр» турындагы 171нче Федераль законның 16нчы маддәсен бозу булып тора, әлеге хокукны бозган өчен вазифаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза бирү күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары алкоголь сатуны тыю вакытын элеккеге кебек, төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр түгел, ә 2019 елның 31 маеннан башлап кичке 10нан иртәнге 10га кадәр өч сәгатькә арттырды.
Әйткәндәй, 2020 елның гыйнвар-февралендә алкоголь продукциясенә бәйле хокук бозулар: законсыз рәвештә сату, балигъ булмаганнарга алкоголь сату һәм ваклап сатуга карата махсус таләпләрне бозу очраклары ачыкланган. Чишмә поселогында яшәүчегә карата алкоголь продукциясе саткан өчен бер җинаять эше кузгатылган. Ике айда барлыгы 32 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган.
Фото: bash.news
Читайте нас: