Марсель Карачурин, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры
Ачыклануынча, ул «Avito»да гараж сату турында белдерү урнаштыра. Бераздан аңа билгесез затлар шалтыратып, үзләрен сатып алучылар дип таныштырып, гаражны сатып алырга теләүләре турында әйтәләр. Алар аванс күчерү өчен сатучының алар әйткән банкоматка барырга күндерәләр, ул анда мошенниклар әйтеп торуы буенча 174 мең сум күләмендә акча күчерә.
Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылды һәм тикшерү бара.
Интернет-сервисларда урнаштырылган игъланнар буенча сатып алучылар белән сөйләшкәндә игътибарлы булыгыз. Алардан алданмас өчен, теләсә нинди зур килешү документларын (транспорт чарасын яки күчемсез милекне сатып алу-сатуга, фатирны биреп торуга) юрист катнашлыгында рәсмиләштерегез. Автомобиль, милек һәм башка әйберләр сатып алу-сату турындагы килешү төземичә өченче затларга акча күчермәгез.