Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Кеше һәм закон
5 Марта 2020, 10:06
Калмашлы марихуана белән тоткарланды
2020 елның 22 гыйнварында Чишмә районының Калмаш авылында марихуана белән 35 яшьлек гражданин Н. тоткарланган.
Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
2019 елда Чишмә районында наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 13 җинаять теркәлгән, үсемлектән ясалган 420 грамм наркотик чара тартып алынган.
Наркотик матдәләрне сату максатыннан башка алган, саклаган, ясаган өчен (228нче маддә) җәза каралган (күләменә карап): шактый күләмдә булса – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 40 мең сумга кадәр штраф; зур күләмдә – 3тән 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф; аеруча зур күләмдә – 10нан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен өч елга кадәр ирекне чикләү яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Төркем белән башкарылган очракта җәза срогы өч елдан сигез елга кадәр арта. Наркотик куллану өчен притоннар оештырган затлар дүрт елга иректән мәхрүм ителә.
Наркотикларны законсыз җитештергән, саткан, биреп җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган, ул 25 елга кадәр иректән мәхрүм итүне, ә башка очракларда гомерлеккә иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"