Чишмэ
+12 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Кеше һәм закон
27 Февраля 2020, 13:39
Чишмәлеләр телефон аферистлары аркасында зыян күрде
17 гыйнварда Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә районда яшәүче бер хатын банк картасыннан 4 968 сум 60 тиен күләмендә акча алган мошенникны җаваплылыкка тарттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
М. Карачурин, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаять эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры
Алдау түбәндәге рәвештә башкарыла: зыян күрүченең телефонына «Саклык банкы» хезмәткәре исеменнән шалтыраталар. Шалтыратучы сезнең банк картасыннан интернет-кибеткә 4 900 сумлык товарга түләнгән, дип хәбәр итә.
Сатып алуны гамәлдән чыгару һәм акчаны кире кайтару өчен банк картасы мәгълүматларын сорый. Хатын аңа ышанып, мәгълүматларны әйтә һәм акчасыннан колак кага.
Гыйнвар урталарында Чишмәдә яшәүче бер кызны да шул рәвешле алдаганнар. Аңа «банк хезмәткәре» картадагы акчаңны алалар, саклык чарасы күрү өчен аны тиз арада яңартырга кирәк, дип хәбәр итә. Кыз «Дуслык» сәүдә үзәгендә «Саклык банкы» банкоматы ярдәмендә кредит картасыннан 27 000 сум алган (банк комиссиясе 810 сум күләмендә), аннары шул акчаны «Яндекс. деньги» кушымтасы аша мошенник күрсәткән исәпкә салган.
Алда язып үтелгән ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылды һәм тикшерү бара.
Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша шалтыраткан «банк хезмәткәрләренә» шәхси мәгълүматларыгызны җиткермәгез. Шикләнү туса, банкның «кызу линиясе»нә шалтыратып белешегез.
Фото: https://yurlitsa.ru/vernut-dengi-broker-obman-brokerami-chto-mozhno-sdelat/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"