Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 февраль 2020, 17:25

Новоалександровкада урлау очраклары

Быел кыш Чишмә районының Новоалександровка авылында берничә урлашу очрагы булды.

Е. Селиванова, Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе
2020 елның 12 гыйнварыннан 16 февраленә кадәр кемдер Кыр урамында урнашкан йорт ишегендәге йозакны ватып, спиннинг һәм электр кайрак урлый. Арытаба йорт алдындагы келәт йозагын ватып ике алюминий фляганы һәм «Нева» мотоблогын, шул ук ишегалдында торган тагын ике алюминий фляганы һәм ике су сыешлыгын урлый. Матди зыянның гомуми суммасы 57500 сум тәшкил итә.
Шул ук урамдагы икенче йорттан җәмгысы 9150 сумлык «Rolsen» триммерын, җылыткыч, спиннинг, берничә кармак һәм башка әйберләрне алып киткәннәр.
Шул ук урамдагы өченче йортның йозагын ватып, «Кама» триммерын һәм «Forza» бензопычкысын урлаганнар. Биредә матди зыян 10000 сум тәшкил итә.
Урлашуларның һәр факты буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.
Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге көзге-кышкы чорда дачага мөмкин кадәр ешрак йөрергә тәкъдим итә. Әгәр бакча йортының йозагы ватылган булса, анда керергә, әйберләрне бер урыннан икенче урынга күчерергә, кагылырга ярамый, чөнки аларда каракның кул эзләре калырга ихтимал, сез тоткан очракта хокук саклаучыларга җинаять эзен табу кыенлашачак. Мондый очракта кичекмәстән 102 яки 2-12-00 телефоннары буенча полициягә шалтыратып, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең килүен көтәргә кирәк. Шулай ук бакча йортының йозагын ватып кермәсеннәр өчен ныклы тимер ишек, тәрәзәләргә рәшәткә куярга киңәш ителә.
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: