Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 гыйнвар 2020, 15:43

Фаҗигале тәмамланган ике авария

ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга, тизлек режимын үтәргә, машинада барганда ашыкмаска һәм игътибарны читкә юнәлтмәскә, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Дәүләт автоинспекторлары һава торышы бозылганда юлга чыкмаска һәм игътибарлы булырга киңәш итә.

Әлфия Вәлиева, Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы
2020 елның 20 гыйнварында иртән-иртүк Ирек авылы белән Чишмә поселогы арасындагы юлда «ВАЗ-2115» һәм «Nissan» автомобильләре бәрелеште.
«ВАЗ-2115» машинасына идарә иткән, Нефтекама шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек хатын һәлакәт урынында вафат булган. «Nissan» шоферы һәм пассажиры тән җәрәхәтләре алган.
Тагын бер җитди фаҗига күптән түгел Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә автоюлының 38нче чакрымында булды, анда 12 яшьлек кызның гомере өзелде.
Уфада яшәүче 35 яшьлек хатын идарә иткән «Kia Venga» автомобиле юл читенә төшеп капланган. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүченең унике яшьлек кызы ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә барганда вафат булган. Ә икенче баласы – 10 яшьлек кызы имгәнүләр белән хастаханәгә салынган.
Хәзерге вакытта ике факт буенча да тикшерү эше бара.

Читайте нас: