Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 гыйнвар 2020, 12:32

Р. Солтанов: Җинаять кылу сәбәпләре елдан-ел үзгәрми

Безнең интервью

2019 елның декабрендә Чишмә районында Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Руслан Солтанов гражданнарны кабул итте.
Безнең хезмәткәр Камил Моратов шул очрактан файдаланып аңа берничә сорау бирде.
– Руслан Габбас улы, Сез Башкортстан Республикасындагы криминоген хәлне ничек бәялисез?
– Башкортстан агымдагы елның октябренә алынган мәгълүматлар буенча, Рәсәйдә кылынган җинаятьләр күләме буенча җиденче урында тора. Җинаятьчелекнең югары дәрәҗәсе бездә халыкның күплегенә бәйле булуын онытмаска кирәк, ни дисәң дә, Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше яши. Криминоген хәл шактый киеренке булуга карамастан, аны ачыклау дәрәҗәсе югары булып кала. Мәсәлән, кеше үтерүгә, сәламәтлеккә авыр зыян салуга, җенси мөнәсәбәтләргә бәйле җинаятьләрне ачыклау 97–99% чамасы. Җинаятьләрне ачыклау берничә ел дәвамында югары дәрәҗәдә кала.
– Ни өчен безнең төбәктә үтерү һәм сәламәтлеккә зыян салу кебек авыр җинаятьләр күп кылына? Җәмгыять, шул исәптән, аерым алганда, һәркайсыбыз безнең төбәктә җинаятьчелекне киметү өчен нәрсә эшли ала?
– Шәхескә карата җинаятьләр турында сөйләсәк, сәбәпләре еллар үтсә дә шул ук булып кала, бу спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта килеп чыккан низаглар, сугышулар, һәм нәтиҗә буларак исәнлеккә зыян салына, яки низагта катнашучыларның берсенең үлеме белән тәмамлана. Үтерүләрнең 90 процентка кадәре исерек хәлдә кылына. Рәсәйнең спиртлы эчемлекләр бөтенләй кулланмаган, яки аз кулланган төбәкләрендә, мәсәлән, Кавказда, көнкүрештә үтерү очраклары күпкә азрак. Башкортстан исерек хәлдә җинаять кылучылар саны буенча икенче урында, дөрес, әлеге күрсәткечнең 2016 елдан бирле кимүе күзәтелә.
Милеккә кагылышлы җинаятьләр күләме дә, узган ел белән чагыштырганда, 11%ка кимегән. Аларны кылуга түбән тормыш дәрәҗәсе, эш урыннары булмау һәм, әлбәттә, зур тырышлык салмыйча гына баю теләге этәрә. Хокук саклау органнарының җинаятьчелекне кисәтү чаралары үткәрүе һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә, дип уйлыйм.
– Чишмә районы кебек шәһәргә якын урнашкан районнарның криминаль планда нинди дә булса аермалы үзенчәлекләре бармы, аларга нинди җинаятьләр хас?
– Чишмә районына килгәндә исә, нинди дә булса зур яңгыраш тапкан җинаятьләр теркәлмәгән. Нигездә көнкүрештәге җинаятьләр күп. Тикшерү комитеты фактлары буенча әйтсәк, бу үлемгә китерерлек итеп авыр зыян салу, үтерү, җенси төсмердәге җинаятьләр, шулай ук торакка законсыз үтеп керү.
Муниципаль берәмлекләрдә вазифалы урыннарда эшләүчеләрнең үз вәкаләтләреннән файдалану очраклары бар, шундый җинаятьләрнең бер мисалы – хуҗалык кенәгәләреннән законсыз юл белән документ ясау һәм милеккә тапшыру турында карар чыгару юлы белән җир участоклары бүлү.
Чишмә поселогында кабул итүгә 14 кеше килде. Аларның мөрәҗәгатьләре тикшерү идарәлеге контролендә, ныклап өйрәнеп, тиешле чаралар күрербез. Дөрес, Тикшерү комитеты барлык мәсьәләләр буенча да җавап бирә алмый, шуларның берсе, мәсәлән, урындагы полиция бүлегендә җинаять эшен тикшерү барышы белән риза булмыйча мәрәҗәгать итү, бу очракта безнең кысылырга хокукыбыз юк, чөнки эчке эшләр органнарының процессуаль эшчәнлегенә прокуратура күзәтчелек итә. Бу очракта без гражданин шул мәсьәлә белән шөгыльләнүче ведомствога барсын өчен аның хокукларын аңлатабыз.
– Республикада илдәге иң җитди проблема, коррупция белән көрәш никадәр уңышлы бара?
– Узган ел белән чагыштырганда, коррупциягә кагылышлы җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Әмма, бу җинаять төренең яшерен булуын исәпкә алганда, аның үсеше, барыннан да элек, әлеге җинаятьләрне ачыклау буенча ведомстволар арасындагы үзара уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсен чагылдыра. Бу беренче урында торган җинаять, аңа җитди игътибар бирәбез. Ул эш нәтиҗәләреннән күренә, 2019 елның 11 аенда әлеге категориядәге 344 җинаять эше кузгатылды, бу узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк. Судка 146 (14 процентка күбрәк) җинаять эше җибәрелде.
Урындагы үзидарә органнарында эшләүче вазифаи затларның коррупция белән шөгыльләнүен билгеләп үтәр идем. Мәсәлән, муниципаль милек һәм бюджет акчалары белән законсыз эш итү фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аерым алганда, ялган килешүләр төзелә, җирләр законсыз тапшырыла яки арзан хакка, яисә бәйге процедуралары үткәрелмичә сатыла. Быел дәрәҗәле урында эшләүче түрәләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата да коррупция фактлары буенча җинаять эшләре ачылды.
– Сезне Тикшерү комитеты җитәкчесе буларак түгел, ә гражданин, әти һәм ир кеше буларак нинди җинаятьләрнең артуы күбрәк борчый?
– Барыннан да элек, бу балигь яшькә җитмәгән балаларга карата кылынган җинаятьләр. Миңа шуңа бәйле берничә җинаять урынына барырга һәм тикшерү барышын контрольдә тотарга туры килде. Әлеге төр җинаятьләрнең артуы җәмгыятебездә әхлакый нигезләрнең югалуына, кайбер очракларда опека һәм күзәтчелек органнарының карап җиткермәве, һәм, әлбәттә инде, көне буе эштәге ата-аналарның балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәвенә бәйле. Болар безнең барыбызга да кагыла, чөнки һәркайсыбыз туганнарыбызның, якыннарыбызның, ватандашларыбызның өйдә дә, урамда да исән-имин йөрүен тели.
Читайте нас: