Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 декабрь 2019, 16:19

Машиналар күбрәк төнлә урлана

Сатып алынган машиналар күбәйгән саен, кызганычка каршы, автотранспорт урлау очраклары да елдан-ел арта.

Руслан Байков, Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы
2019 елда Чишмә районы территориясендә биш машина урланды, әлеге вакытта аларның барысы да табылды һәм хуҗаларына кайтарып бирелде. Шуны билгеләп үтик, җинаять эшләре судка җибәрелде.

Тикшерү күрсәтүенчә, машиналарны күп вакыт кибеткә кереп киткәндә, урамда калдырган вакытта урлыйлар. Таныш булмаган кешеләр белән кәеф-сафа корып утырганнан соң машина югалу очраклары да ешайды. Әлеге җинаятьләрнең күбесе кич һәм төнге вакытта, 8дән иртәнге 6га кадәр була.

Машина урлаган өчен нинди җәза көтә? РФ Җинаять кодексының 166нчы «Автомобильне яки башка транспорт чарасын хокуксыз алып китү» маддәсенә ярашлы, моның өчен 120 мең сум күләмендә штраф түләү, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, яисә өч айдан алты айга кадәр кулга алу яный. Әгәр машинаны алдан сөйләшеп, берничә кеше катнашлыгында, яисә гомер һәм сәламәтлек өчен зыян килмәгән көч кулланып алып китсәләр, ул вакытта 200 мең сумга кадәр яки 18 айлык хезмәт хакы күләмендә штраф түләү, яки җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Машина оешкан төркем тарафыннан урланса, яисә зур зыян китерелсә, карак биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм ителә.
Читайте нас: