Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 ноябрь 2019, 16:20

Ришвәт бирдеңме? Рәшәткә артына эләгүең бар

Ришвәткә бирелгән акча ун мең сумнан артмаса бу вак ришвәтчелек санала.

Ю. Лихман, Чишмә районы прокуроры урынбасары


Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының федераль законында моның өчен җавап бирү каралган.

Вазифаи затка шәхсән яки арадашчы аша ришвәт бирү (алу) җинаять санала: 1) вазифаи затның үз вәкаләтләренә кергән эшне ришвәт бирүче файдасына эшләве; 2) вазифаи затның үз вазифасыннан файдаланып әлеге гамәлләргә булышлык итүе; 3) хезмәт буенча ирек кую һәм үз канаты астына алу өчен; 4) вазифаи затның законсыз гамәлләр кылуы.

Укытучыларга, табибларга, полиция хезмәткәрләренә һәм башкаларга ришвәт бирү (алу) вак ришвәтчелек мисалы булып тора.

РФ Җинаять кодексының 291.2 маддәсе буенча ришвәт өчен 200 мең сумга кадәр штраф түләү, бер елга кадәр холык төзәтү эшләре башкару, өч елга кадәр ирекне чикләү яисә бер елга иректән мәхрүм итү яный.
Читайте нас: