Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 ноябрь 2019, 11:52

Җинаять һәм җәза

Чишмә районында бер гаилә балигъ яшькә җитмәгән балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен хөкем ителде.

М. Кодакаев, Чишмә районы прокуроры ярдәмчесе

Суд утырышында И. Гайсинаның һәм А. Вагановның кечкенә улларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, бала психикасын бозулары, шул рәвешле аның сәламәтлегенә зыян китерүләре, аны кимсетүләре ачыкланды. Алар үзләренең гаебен тулысынча таныды. Суд И. Гайсинаны 1 ел да 2 айга, һәм электән дә хөкем ителүен исәпкә алып, 2 ел да 2 айга иректән мәхрүм итәргә һәм гомуми режимдагы колониягә ябарга хөкем итте. А. Вагановка 5 ай холык төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.
Читайте нас: