Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 ноябрь 2019, 16:13

Ялган ОСАГО: ә мин белмәдем дә...

Шушы көннәрдә «АРТ» сәүдә үзәге янында Чишмә поселогында яшәүче ир янына таныш булмаган бер хатын килеп машинасына ОСАГО страховка полисы алырга тәкъдим итә.

Ир ризалаша, чөнки булган страховка полисының срогы чыгып бара, ә биредә кулай бәягә – 3600 сумга һәм бер сәгать эчендә беркая бармыйча гына кирәкле документны алырга мөмкинлек бар. Ир үзе турындагы бөтен мәгълүматны бирә һәм бер сәгать үтүгә хатын белән шул ук урында очрашып документларны кулына ала. Ул полисның ялган булуына шикләнми һәм бу турыда берникадәр вакыт үткәннән соң гына белеп ала. Һәрхәлдә полисның ялган булуы ачыклангач, Уфа юл-патруль хезмәткәрләренә ул шулай дип аңлата. Шул ук вакытта полис бланкы чын булса да, аңа куелган мөһер ялган була.

Җинаять эше кузгатыла, моңа катнашлыгы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чарасы дәвам итә.

Шуны билгеләп үтик, ОСАГО полисы тарифы закон тарафыннан билгеләнә, шуңа күрә «Ташлама белән ОСАГО» сатып алудан сак булыгыз – бу ялган. Страховка бәясе авариясез йөргән машина хуҗаларының стажына, автомобильдә ничә ат көче булуга һәм башкага бәйле. Страховка агентлары полисларны урамда таратмый, ул бары тик страховка компаниясе офисында бирелә.
Читайте нас: