Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 ноябрь 2019, 14:27

Телефон караклары картадан акча урлый

Октябрь аенда поселокта яшәүче бер хатын Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә «ВТБ» җәмгыяте банк картасыннан 14 мең сум күләмендә акча алган билгесез кешене хөкемгә тарттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Айдар Галиев, Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча штаб начальнигы


Аның сүзләренә караганда, шалтыратучы үзен «Голден Дрей» компаниясе хезмәткәре Александр дип таныштыра һәм безнең компания исәбендә 500 АКШ доллары күләмендә акчагыз бар, дип хәбәр итә. Сөйләшү барышында Александр аның «ВТБ» җәмгыятенеке булган картасы һәм анда 14 мең сум күләмендә акчасы барлыгын ачыклый. Арытаба ул электрон почтага керергә һәм ссылка буенча cardtograd сайтына («тиз арада акча күчерү» сайты) керергә куша. Банк картасыннан CVC-код белән хәбәр килгәннән соң мошенник карта исәбендәге акчаларны ала.

«ВТБ» банкка бәйле тагын бер очрак булды. Чишмә поселогында яшәүченең кесә телефонына берәү шалтыратып, үзен әлеге банк хезмәткәре Сергей Викторович дип таныштыра. Ул сезнең банк картасыннан даими акча алына, дип хәбәр итә һәм аны үзегез аласызмы, дип кызыксына. Хатынның әлеге вакытта картадан акча алмавын белгәч, Сергей Викторович тагын нинди банкларда һәм күпме акчагыз бар, дип сораша. Арытаба ул банкка килеп акчаны «ВТБ» исәбеннән алырга һәм резерв фондка салырга куша. Мошенниклык нәтиҗәсендә зур суммада акча урлана.

Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара. Хөрмәтле чишмәлеләр, сак булыгыз! Банк хезмәткәрләре клиентлар белән алай эшләми, карта номерын һәм смс-кодларны сорамый. Сезгә шулай шалтыратучылар булса, банкның «кызу линия»сенә мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: