Руслан Байков, Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы
Әлеге саннар күп нәрсә турында сөйли һәм машина йөртүчеләргә бу турыда уйланырга кирәк. Чөнки шоферларның каршы як юлга чыгуы, тизлек режимын арттыруы, юлда барганда дистанция сакламавы, шулай ук хәвефсезлек каешларын эләктермәве төп кагыйдә бозуга керә. Шулай ук җәяүлеләр дә еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар һәм фаҗигагә китергән авариядә гаепле булалар: ярамаган урында юл аша чыгалар, светофорга игътибар итмиләр, туктап торган транспорт артыннан машина юлына кинәт килеп чыгалар. Караңгы вакытта киемдә ут яктылыгы кайтаручы элементлар булмау һәм юл читеннән исерек бару да фаҗигале тәмамланырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре октябрьдә юлларда булган аварияләргә анализ ясады: М5 Урал автоюлының «Самара – Уфа – Чиләбе» участогының Уразбахтыдан Йоматау шифаханәсенә кадәрге өлешендә алты кешене машина бәрдерде һәм берсе һәлак булды, Чишмә поселогының Үзәк урамында бер җәяүлене машина таптатты, «Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә» автоюлының Игнатовкадан Өйдрәк авылына кадәрге участогында авария нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Урындагы әһәмияттәге юлларда ай дәвамында Дурас авылында тагын бер авария булды, анда бер кеше зыян күрде.
Юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгез, игътибарлы һәм бер-берегезгә карата ихтирамлы булыгыз, шул вакытта гына үзебезнең һәм тирә-ягыбыздагыларның гомерен саклап калып юллардагы хәлне үзгәртә алырбыз.