Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Кеше һәм закон
14 Ноября 2019, 07:30
Каешларны эләктерергә онытмагыз!
2019 елның 21 октябреннән 8 ноябренә кадәр үткәрелгән «Игътибар – балалар!» акциясе барышында Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга үзләренең бурычлары – балаларны машинада махсус җайланмада утыртып йөртү кирәклеге турында исләренә төшерде.
Әлфия Вәлиева, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы
Кисәтү чарасының тәүге атнасында ук инспекторлар тарафыннан ун административ хокук бозу ачыкланды, моның өчен штраф күләме – 3000 сум. Шулай ук махсус җайланма була торып та ашыккан очракта балаларны эләктереп утыртмаган өчен дә штраф яный. Ә бит бер минут вакыт өчен кайчакта гомерең һәм сәламәтлегең белән түләргә туры килә!
Хөрмәтле ата-аналар, сабыйларыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз, аларны саклагыз. Кечкенә пассажирларны машинага утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәгез.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"